Аю дөньялары… аю иле,
Очратырга була кайда да.
Көньяк белән төньяк полюста,
Кеше йөремәслек тайгада.
Аю йоклый, әгәр уятмасаң…
Табаныннан суырып майларын.
Айный алмый, тирән төшләрдә,
Салкын кышның озын айларын.
Аюларга, тайга законнары,
Кабул итми алар башканы.
Иң начары, кинәт уянудан,
Ике аякка торып басканы…
Саклан инде, андый вакытларда,
«Шатун» аю юлга чыкканда.
Белеп булмый алда ни буласын,
Үскән агачларны екканда…
Аю иле кебек бөтен дөнья,
Аюларга җиhан тарайды.
Төзергә иде, аю уянмаска,
Йоклар өчен олы сарайны…
Әллә тибә, әллә яна
Йөрәк кеше өчен яшәү нуры,
Әллә тибә, әллә яна ул…
Чыгып очам диеп, кайвакытта,
Кошка әйләнеп канат кага ул.
Ниләр яна, кемнәр белә ала,
Янада ул яна …туктамый…
Алай озак, бердә туктамыйча,
Учакларда, алай ук янмый.
Ниләр яна, әллә хисләр яна,
Ялгыш булган бәлки хыяллар.
Буяулары яна, купшы итеп,
Артык чуар итеп буялган…
Әллә янып, әллә тибеп шулай,
Төннәрендә, шулай йокламый.
Ул туктаса, аңлап ни буласын,
Шуңада ул тибә, туктамый.
Ул кояшы кебек зур галәмнең,
Җан дигәннең булу халәте.
Аллаhының олы бер хикмәте,
Җан иясе булу сәләте…