© Рузил Фазлыев, 2022
ISBN 978-5-0059-0006-7 (т. 3)
ISBN 978-5-0056-9347-1
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Сәхнә уртасында ялгыз җырчы,
Матур итеп җырлар җырлады.
Тын алырга куркып тыңлаучысы,
Тыңлады да, аны тыңлады…
Җыры саен моңы арта кебек,
Күңеленнән чыккан җылы бу.
Хәтирәләр ташкыннары кебек,
Сагыш дигән язмыш җыры бу.
Башланада чишмә агышыдай
Ул әйләнә көчле агымга.
Халык күңеле саегалмас әле,
Шундый җырчылары барынды.
Җырчы җыры, олы кораб кебек,
Ерак диңгезләрдә йөзгәндәй.
Аның белән күңел җырлагандай,
Аның сагышларын сизгәндәй.
Җырчы шулай җырын бүләк итә,
Яшәү өчен биреп өметләр…
Күбрәк булсын иде әле җирдә,
Шушы ялгыз җырчы кебекләр.
Сагынулар, түгел офтанулар,
Хәтерләрдә кайту үткәнгә.
Үткән юллар барсы үземнеке,
Ул юлларны хөрмәт иткәнгә.
Әйтәм икән булган фикерләрне,
Кысмасыннар алар йөрәкне.
Булганыңны кеше белән бүлеш,
Ул кемгәдер булыр кирәкле.
Хыял сызмыйм, нидер төзү өчен,
Андый куәттә юк беләктә.
Әйтеп калам әле онытканчы,
Саклап калганнарны йөрәктә.
Җирдә яшәү үзе олы бәхет,
Шуны аңлап яшәү кирәген.
Туймас кебек яшәп китәбездә,
Аңламыйча Аллah биргәнен.
Күңелдәне әйтеп бара алсам,
Тынычлана алыр йөрәгем.
Шөкерләрем, бөтен рәхмәтләрем,
Шигырь булып, соңгы бүләгем.
Кеше язмышы ул кешенеке,
Кирәк түгел аңа көнләшү.
Мөмкин мени, кеше көче белән,
Язмыш белән язмыш берләшү.
Кабатланмый язмыш сукмаклары,
Янәшә hәм бергә узсада.
Бер мизгельдә төгәл кабатланмый,
Бер карашка охшаш булсада.
Кабатланмас яшерелгән серләр,
Башка беркем белә алмаслык.
Кай вакытта авыртулы була,
Башка кеше түзә алмаслык…
Кыйммәтедә җирдә кешеләрнең,
Бердәм булып бергә булуда.
Вакланмыйча, кирәк булмаганга,
Дөрес итеп тормыш коруда.
Кеше булып кала белә алу,
Җирдә яшәүләрнең бүләге.
Хөрмәт белән карау язмышларга,
Яшәү өчен иң-иң кирәге…
Кирәкмидер үпкә саклап яшәү,
Аңламый дип сине кешеләр.
Үз үзеңне кайчак аңлап булмый,
Көтмик шуңа башка кешедән.
Син күргәнне, башка яратмаса,
Кеше уе сиңа охшамас…
Булган шикләреңнән арынмасаң,
Күңелләрең hичтә бушамас.
Кеше күңеле аерым дөнья кебек,
Кануннары була төрлечә.
Кеше күңелләре күренми шул,
Бәя биреп булмый күрмичә.
Уйланасың, шикләнәсең кайчак,
Ышанулар җиңә күберәк.
Ялгышулар юлдаш була икән,
Авыр чагы, шунда бигерәк.
Дөрес фикер килә еллар үткәч,
Кирәк кебек бәлки булмаста…
Ничек дөрес, ничек булган диеп,
Чагыштырып карап тормаска.
Ана хакы, бала хакы дибез,
Бу сүзләрне кемнәр белмидер.
Күңеленә сала алмаганнар,
Күпме михнәт җирдә күрмидер.
Хак дигәне, безнең бурычлар,
Без кыласы булган гaмәлләр.
Бала өчен дөрес юл күрсәтү,
Ана өчен дога – сәләмнәр.
Хак дигәндә, дөрес чамалап,
Күпме алдың, күпме бирәсең.
Әзер булып, бүгенгеләр өчен,
Иртәгәсен ниләр күрәсен.
Тиеш гамәл соңармаска тиеш,
Вакытлары барсы билгеле.
Булганнары бары синекеме,
Әллә аны Ходай бирдеме…
Минеке дип әйтү дөрес микән,
Кылган гамәлләрдән башкасын.
Кеше хакы, кеше өлеше ул,
Күңелләрдә генә ятмасын.
Ала белгәч, бирә белү кирәк,
Калган эшкә «карлар яумасын».
Кеше хакы, Ана-бала хакы,
Үтәлмичә җирдә калмасын…
Ишеттемдә шушы моңлы җырны,
Онытылып әллә кителде…
Гомер буе шушы җырны эзләп,
Бүген генә таптым шикелле.
Үткәннәрнең әллә сәләмеме,
Әллә килеп хәзер иреште.
Күңел алданамы әллә шулай,
Диңгез диеп, аккан инешне.
Җыр агыла җанга сихәт биреп,
Тыңлаганда уйлар уйладым.
Таң калып мин бары тыңлый алдым,
Юраргада хәттә кыймадым.
Күңел җыры булып ишетелде,
Көтеп алган бәйрәм шикелле.
Күңел өчен олы сихәт булды,
Күптән аны көткән бит инде.
Бу моң әллә озак сакланганмы,
Бик тирәндә йөрәк түрендә…
Ишетелер өчен, күңел җыры,
Олы бүләк булып бүгенгә…
Тальян гармун моңнар таратыр,
Сабантуйлар чоры җиттеләр…
Сабантуйдан сабантуйга кәдәр,
Тагын көннәр үтеп киттеләр.
Еллар үтә сабантуйлар көтеп,
Бәйрәм көтеп, көтеп күрешү.
Сәләмләшеп, бергә җыелып,
Бер береңнең хәлен белешү.
Җыен иде, аның исемнәре,
Без үскәндә, йөгереп урамда.
Шулай бергә халык җыела ала,
Авылларда җыен булганда.
Кичектереп бераз кайтуларны,
Көтеп тора җыен чорларын.
Күз алдында тота өмет белән,
Ишетәсен тальян моңнарын.
Быел тагы шулай көтәбездә,
Булыр микән диеп җыеннар.
Сабантуйлар булмый кала алмый,
Халык яши, халык җыелган!
Бер анадан туган, малай, кызлар,
Газиз балалары ананың.
Бертуганнар яши алган өчен,
Зур хөрмәткә хакы бар аның.
Апамы ул, абый, энеме,
Сеңлесеме – барысы туганнар.
Җан җылысы барсы бер кешенең,
Бер карында алар булганнар.
Җан иңдергән ходай бер урында,
Бер үк булган ана җылысы.
Ана өчен барысы тигез була,
Кечкенәсе, урта, зурысы…
Кабатланган бишек җырларыда,
Берсе артыннан берсе үскәннәр.
Бер өстәлдә утырып тезелешеп,
Җыелышып чәйләр эчкәннәр.
Иң зур бәхет шуны тоеп яшәү,
Тормышыңда булу туганың.
Истә тотып туган булуларны,
Хәлләреңне белә торганың.
Юллар, юллар hаман чакыралар,
Ул юлладан ничек туясың.
Озын микән үткән юллар диеп,
Кайвакытта уйлап куясың…
Артта калды, үргә менгән чаклар,
Югарыда күреп өметләр.
Агай булып таудан төшеп килә,
Үргә менеп киткән егетләр…
Яшәр өчен түгел гомер тавы,
Күрер өчен генә биектән.
Томыш юлы җир өстеннән үтә,
Бар яшәеш җиргә береккән.
Ярты юлда туктап калмый гына,
Ярыйда ул әле баралсаң.
Адашмыйча, каты давылында,
Егылмыйча әгәр калалсаң.
Кешедә бит, бары җан иясе,