Әрем исен кемнәр хәтерләми,
Авылларда туып үскәннәр…
Әрем исе кебек ачы диләр,
Кайвакытта инде үткәннәр.
Ачы әрем исе, ачымы соң…
Әрем исе ачы булалмый.
Башкалары… кеше күңеленә,
Әрем исе кебек тулалмый.
Әрем исе, җәйнең исе кебек,
Хәтерләрдә кала уелып…
Тарата ул җилдә хуш исен,
Көзләр җитми, бетми коелып…
Әй бу сүзләр, ниләр генә кылмый,
Күңелләрне ничек яралый…
Ачу белән бергә туган сүзне,
Уйламыйча әйтү ярамый…
Сүзләр генә дибез кай вакытта,
Ә алар бит, күңел карашы.
Шул карашың сиңа маяк булып,
Ул юллардан алга барасы.
Сүзләр алар, салган күперләрдә,
Җимерелгән йортлар гaйләләр.
Алар әле тормыш законнары,
Дөрес юлдан безне әйдәгән.
Буш сүзләргә вакыт исраф булса,
Авырлары, җанны яралый…
Яралы җан, ялгыз җафалана,
Бер эттә аны, килеп яламый.
Кеше булып калу кыенырак…
Ходай биргән безгә телләр бар.
Яра салмый, яра алмый калган,
Белмим, бу дөньяда кемнәр бар.