Читать онлайн полностью бесплатно Гузель Идрисова - Мелодии души. Стихи на татарском языке

Мелодии души. Стихи на татарском языке

Автор укучылар ихтибарына татар телендә язылган шигырьләр җыентыгы тәкъдим итә. Шигырьләр мәхәббәт, табигать, туган ил, авыл, яшьлек, дуслык, гаилә темаларына багышланган.

© Гузель Губаевна Идрисова, 2024


ISBN 978-5-0064-9677-4

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Введение

Кадерле укучым!

Әгәр син шушы китапны ачып карагансың икән, димәк татар телендә язылган шигырьләр укырга яратасың. Әткәй – әнкәйнең телендә, үзеңнең туган телеңдәге язмаларны уку җанга ләззәтлек бирә, кеше рәхәтлек кичерә.

Минем шигырьләрем туган ил, авыл, табигать, мәхәббәт, дуслык, гаилә турында.

Чын күңелдән үз телеңдә сөйләшеп, татар әдәбияте укып, татар җырларын җырлап яшәсәң, синнән дә бәхетле кеше булмас.

Уңышлар телим сиңа!

Ихтибарың өчен зур рәхмәт!

Гузель Идрисова.

Яшисе килә

Язларым да матур, көзләрем дә,
Туар таңнарым шатландыра.
Эх, яшисе дә яшисе иде,
Тормыш алга бара, яхшыра.
Сәйлән тезәм ефәк җепкә,
Уйлап яшьлек елларын.
Гомерне дә килә шулай
Тезәсе тагын, тагын.
Әй, Ходай, бирче безгә
Сау – сәламәтле язмыш.
Купмасын көчле давыллар,
Урап үтсен сагыш.
Җир шары талгын гына,
Кояшка карап, әйләнә.
Кадерен белеп яшик,
Гомер бит берәү генә.

Кышкы җил

Кинәт кенә, көтмәгәндә,
Көчле җил исте.
Бер тегеләй йөгерде,
Бер болайга бөтөрелде.
Өй түбәсен шалтыратты,
Мөрҗәгә кереп сызгырды.
Күккә омтылган төтенне
Уңга борып куйды.
Җиңәргә нык тырышып,
Агачларны этәрде.
Түзәр хәле калмагач,
Ботаклар аска бөгелде.
Уңга, сулга каерып,
Дер селкетте капканы.
Арыгач, ачуы килеп,
Шап итеп япты аны.
Җирдәге кар бөртекләрен
Һавада әйләндерде.
Буран чыгарып, биеткәч,
Янә җиргә төшерде.
Бер тургай өшегән,
Оча алмый интегә.
Җил риза түгел,
Каршы исә мескенгә.
Спектакль тәмам —
Җил туктаган.
Артист, никтер, күренми,
Әллә инде, качкан.
Ролен яхшы башкаручы
Баш ияргә чыкмады.
Мөгаен, оялгандыр,
Уңай образ уйнамады.

Миләшкәем

Миләшкәй, кызыл миләш,
Үсә тәрәзәм каршында.
Миләштәй яшь чакларым
Калдылар әллә кайда.
Ак чәчәккә күмелә,
Җылы язлар килгәч.
Туй күлмәге кигәнем
Искә төшә, аны күргәч.
Җимеше тәлгәш – тәлгәш,
Җемелди кояш нурында.
Салкын кышымны ямьли,
Матурлыгы сокландыра.
Җәен, иртә таңда,
Бер сандугач уята.
Бигрәк моңлы сайрый,
Миләшне ул да ярата.
Җиләге татлы булмаса да,
Шатлык өләшә күпләргә.
Миләшне сагынып кайтам,
Китсәм ерак җирләргә.

Матур яшьлек

Кыңгырау чәчкәсе җыеп,
Бүләк итте сөйгәнем.
Күзләре зәңгәр икән,
Караш очрашкач, белдем.
Кыңгырау тавышыдай серле
Яратам, дип дәшүе.
Дөньядагы иң матур сүз,
Әй, рәхәт ишетүе.
Сокландыра нәфис чәчкәләр,
Уф, башны әйләндерә исе.
Чәчкәдәй, кинәт шиңмәсен
Саф мәхәббәтнең хисе.
Аклан тулган чәчкәгә,
Җилдән бал исе килә.
Яшьлегем – матур чәчкә,
Күбәләктәй, очасы килә.
Яшьлек – бер мизгел генә,
Ах, ничек тиз үтә!
Яшьнәп, күкрәп яшәргә
Кирәк кешегә, әлбәттә.
Сагынып искә алырга,
Якты хәтирәләр калсын.
Яшьлеккә кайтып килергә,
Төшләр күрергә язсын.
Яшьлегем, тукта, ашыкма,
Өлгерерсең әле китергә.
Шатланып яшисе килә,
Күрәсеңме, күңелле безгә?

Рәхмәт, Ходай!

Әлдә син бар, Ходай,
Әлдә син бар!
Син булганга өметле
Безнең алсу таңнар.
Әлдә син бар, Ходай,
Әлдә син бар.
Җайлап, артта кала
Үзәккә үткән авыр чаклар.
Әлдә син бар әле,
Әлдә син бар, Хода!
Синнән өйрәнәм яшәргә,
Чыдам, сабыр булырга да.
Әлдә син бар әле,
Әлдә син бар, Хода!
Мәрхәмәтлегең чиксез —
Ярдәмең килеп тора.
Әлдә син бар, Ходай!
Күңелгә тула шатлык.
Канат куеп, очыртасың,
Төш түгел, бу – чынбарлык.
Әлдә син бар әле, Ходай!
Җитди күзәтәсең күктән.
Эх, матур итеп яшәсәк,
Елмаер идең сөенечтән.
Әлдә син бар, Ходай,
Беләм, яратасың безне.
Бәхетле иткәнең өчен,
Яудырабыз сиңа рәхмәтне!

Авылкаем

Без бит авыл балалары,
Беләбез аның кадерен.
Үстек саф һавасын сулап,
Тоеп назлы кочагын.
Яшел болында, тугайда
Эзебез уелып калган.
Ялан – аяк күп йөредек —
Сәламәтлек яхшырган.
Бәпкә үләненнән яшел
Келәм җәелгән җиргә.
Кыр чәчкәләре гүзәл,
Әрем дә якын күңелгә.
Киң елга ямьли авылны,
Чишмәсе чылтырап ага.
Бизәкле көянтә асып,
Кызлар бара суга.
Чиләкләре мөлдерәмә тулы,
Сокландыра зифа буйлары.
Бөдрә талларга кунып,
Сайрый сандугачлары.
Кочаклап, яратуы рәхәт
Кош – кортны, мал – туарны.
Барсы сине тыңлап тора,
Сөйләш, серләш туйганчы.
Печән чапкан вакыт
Үзе бер зур вакыйга.
Эшне бәйрәмгә әйләндерә —
Кешесе уңган булганга.
Һәр өйнең бар эскәмиясе,
Ул күп белә серләрне.
Күпме гашыйклар уздырган
Бәхетле кичәләрне.
Авылдаш очрап, елмая,
Урам буйлап үткәндә.
Исәнлек – саулык сорашу —
Матур гадәт, кагыйдә.
Тырыш, таныклы шәхес
Авылдан үсеп чыга.
Авыл кешене көчле итә,
Тәрбияли, чыныктыра.
Авылның да туган көне
Була елына бер генә.
Зур тантана үткәреп,
Рәхмәт әйтик үзенә.
Авылын сагынып яши
Киткәннәр ерак җиргә.
Бер кайтыйк әле, авылга,
Җырлашып утырыйк бергә.

Туган җирем

Менәр идем тауга,
Әгәр кайтсам авылыма.
Уч төбендәге авылны
Алыр идем кочагыма.
Югарыдан яхшы күренә,
Авылым гаҗәп матур.
Өйләре курчак кебек,
Гөлләреннән сибелә нур.
Йөгерер идем каенлыкка,
Әгәр кайтсам авылыма.
Каен җиләкләре өзеп,
Салыр идем учыма.
Җанга ләззәт алып,
Болында йөрер идем.
Җырның иң моңлысын сайлап,
Озын көй сузыр идем.
Барыр идем басу буйлап,
Сокланып, алтын башакка.
Атлар идем болыннан,
Чәчәк җыеп кочакка.
Сусап, тәмам арыгач,
Чишмә суын тәмләр идем.
Көмеш тамчы чәчрәтеп,
Битемне юар идем.
Әгәр кайтсам авылыма,
Төшәр идем елга буена.
Төнбоекларга карап,
Утырыр идем тын гына.
Таллардан тамчы тама,
Дулкын уйный суда.
Сандугач җырлап җибәрә,
Эх, менә рәхәтлек кайда.
Тугайда атлар йөри,
Колынкайлары янәшәдә.
Һава саф, күк аяз,
Тынлык авыл җирендә.
Бала сымак иркәләнәм,


Другие книги автора Гузель Идрисова
Ваши рекомендации