Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтем үтә берүк балам,
Үтә инде берүк, әйтеп калдырам!
Яшь гөмерем үтеп, картлык көнем җиткәч,
Матур килеш кенә булмас сакланып…
Артыксынма, балам, күрсәт син сабырлык,
Яткыра күрмә ялгызымны ташланып.
Әгәр киемнәремне үзем кия алмасам,
Битәрләмә, орышма, кызган син, балам.
Онытма, дөньяда, сиңа гомер биреп,
Назлап үстерүче мин бит синең анаң!
Ашап утырганда, кулым калтырауга
Ризыгым китсә чәчелеп, түгелеп,
Җыеп ал тартынма, син дә сабый чакта
Җыйган кебек итеп, мин дә иелеп.
Озак хәрәкәтсез ята калсам әгәр,
Җирәнмә син миннән чыкса авыр ис!
Бәләкәй чагында, сине матур киемдә,
Тик чистада биләүдә яткыра идем ич!
Ялгыш сүзләр әйтсәм, акылым җуелып,
Дөрес эшләмәсәм кайбер эшләрне.
Битәрләмә балам, мин бит синен анаң,
Көлдертмәскә тырыш миннән кешеләрне.
Саташып ятарга әгәр туры килсә,
Зиһинем бул минем, бул син акылым!
Бала мәхәббәтен тойдырып син яшәт!
Сиздермә син бер үк күңелең салкынын.
Үткән көннәремдә ялгышларым булса
Оялтырга, балам, мине тырышма!
Яхшылыктан гайре бер нәрсә эшләми
Яшәргә теләдем шуны онытма!
Кимчеллекләремне, начар гадәтләрне
Күрсәтмә читләргә, яшерен итеп кал.
Мин исән чагында ниятеңдә булган
Игелекләреңне тизерәк эшләп кал.
Аякларым тотмый әгәр егылып китсәм,
Аунатмыйча җирдә, иңеңә күтәреп сал.
Син тәпи киткәнче кулдан төшермәдем.
Егылтып яткырма, миннән үрнәк ал.
Кызыкмыймын тормыш байлыгына,
Дөнья белән хушлашырга мин әзер.
Соңгы минутларда бул зинһар янымда,
Бәхиллегемне кабул ит, рәнҗетми хәзер!
Бала чактагыдай һаман шатландыра
Синең елмаюың, синең көлүең.
Очырашкан чакта кояштай ягымлы,
Якты йөзең белән миңа йөрүең.
Якты дөньяларга килгән көннән бирле,
Ялгыз калдырмадым, булдым кырыңда.
Берүк ялгыз итмә, мине ташлап китмә,
Ялгыз карчык итмә язмыш кулында.
Булсаң минем янда соңгы көннәремдә
Онытырмын кебек хәсрәт-моңымны,
Сакламамын эчтә нәфрәт тойголарын,
Күңел түрендәге кайгымны, зарымны.
Тагын да бер теләгем, балам үтә инде:
Мин үлгән чагында янда булсаң иде!
Динебез кушканча, бар йоланы үтәп,
Хөрмәт белән мине җирләп куйсаң иде.
Игелекле булсаң, балам кешеләргә,
Аллаһ каршысында калмас гөнаһ та.
Җавап өчен үзеңә чират килеп җиткәч,
Бирер урыныңны сиңа оҗмахта.
Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтем үтә берук балам,
Үтә берүк, зинһар, әйтеп калдырам!