Ак карларда ак розалар
Өметемдәй ак алар, дип,
Хыялымдай саф алар, дип,
Кемдер бүләк иткән гөлләр.
Тиң түгелсең, диеп микән,
Тиз сүрелсен, диеп микән
Кемдер хисләреннән көлгән.
Кушымта:
Ак карларда ак розалар,
Ак карларда ак розалар
Аяусыз сөюгә ишара.
Ак кардагы ак розадай,
Ак кардагы ак розадай
Боз йөрәкләргә ышанма.
Ак карларда ак розалар
Кемнәрнеңдер ялгышлары,
Кемнәрнеңдер сагышлары.
Ак карларда ак розалар
Терелмәсләр хәзер кабат.
Розаларсыз гына ярат.
Ал чәчәкләр
Һәр ел саен гел бер көнне
Ал чәчәк сатып алам.
Беренче тапкыр килгәндәй
Талпынып сиңа барам.
Кушымта:
Ал чәчәкләр, ал чәчәкләр
Сиңа туган көнеңдә.
Бәхетең елмаеп торсын
Сиңа гомер-гомергә.
Ал чәчәкләр бик килешә
Алсуланган йөзеңә
Чәчәкләрдән гүзәл(е)рәк
Һәрвакыт син үзең дә.
Бүген синең туган көнең.
Бүләк итәм ал чәчәк.
Чәчәкләрдәй сулма һич,
Сәләмәт бул, мең яшә.
Балачак дусларыма
Төрле якларга ташлады тормыш,
Мәктәп ишекләре ябылгач.
Онытмадык балачак дусларын,
Үсеп яңалары табылгач.
Кушымта:
Балачак дусларым гомер буе истә,
Нәни чагым кебек хәтердә.
Балачак дусларым, югалмагыз, зинһар,
Сез кадерле миңа хәзер дә.
Гомер үтә җитез атлар кебек
Җилеп кенә, кара өлгереп.
Үкенечле, тормыш арбасыннан
Дуслар кала бара түгелеп.
Ак тасмалы кызлар ана булган,
Абзый булган шаян малайлар.
Узган гомер, балачак дусларым,
Без очрашсак кабат яңара.
Балачак, ашыкма
Ярсу елга буйлап,
Колынчактай уйнап,
Үтеп китеп бара
Минем балачагым.
Ашыкма үтәргә,
Кайтмаска китәргә.
Гамьсез сабый кайчан
Була алам тагын?
Кушымта:
Балачак, балачак, ашыкма,
Туктап тор әле син чак кына!
Туймадым әле мин уйнап та,
Үтәсең – бирмисең уйлап та.
Җитми кала вакыт
Шаярып уйнарга,
Өлкәнәйгәч кирәк
Бик җитди уйларга.
Балачак- шат чагым,
Тукта син, китмәле.
Кире кайтмассың бит-
Шулай тиз үтмәле!
Бер сөйләшеп, әнкәй, утырыйкчы
Бер сөйләшеп, әнкәй, утырыйкчы,
Мәшәкате бетмәс дөньяның.
Серле бер чишмәнең акканыдай
Тавышыңны тыңлап туймамын
Бер сөйләшеп, әнкәй, утырыйкчы,
Күрешәбез никтер бик сирәк.
Оныттылар балаларым димә-
Һәрчак безгә, әнкәй, син кирәк.
Язгы ташкын кебек гөрли-гөрли
Үтә гомер, көннәр-еллары.
Гомер үтә, үткән саен тәмам
Нечкәләнә күңел кыллары.
Үскән саен безнең дә балалар,
Сагындыра ныг(ы)рак әнкәйләр.
Далалардан бала күңелләре
Урап кайта икән әнкәйгә.
Бер сөйләшеп, әнкәй, утырыйкчы,
Күрешәбез никтер бик сирәк.
Оныттылар балаларым димә-
Һәрчак безгә, әнкәй, син кирәк.
Бианам
Назлап – сөеп минем өчен
Үстергәнсең улыңны.
Саклагансың, яклагансың
Җилләрдән күз нурыңны.
Каенанам, бианам,
Син – әнкәм, мин – кыз балаң,
Яшәр өчен үрнәк, көчне,
Бианам, синнән алам.
Бала бавыр ите икән,
Хәзер мин моны беләм.
Киңәш – фатихалар сорап,
Бианам, сиңа киләм.
Рәхмәт сиңа, кайнанам,
Хәләлем – улың өчен.
Ходай сиңа сәләмәтлек,
Шатлыклы гомер бирсен.
Каенанам, бианам,
Син – әнкәм, мин – кыз балаң,
Яшәр өчен үрнәк, көчне,
Бианам, синнән алам.
Бер чибәр татар кызы
Болындагы чәчәкләрдәй
Күпме бар гүзәл кызлар.
Елмайса, башың әйләнер,
Көндез янар йолдызлар.
Кушымта:
Үзе сылу, үзе шаян,
Уңган, уттай ул кызу.
Йөрәгеңне яулап алды
Бер чибәр татар кызы .
Бит очларың чокырайтып,
Гел елмаеп карый ул.
Үзе якын да җибәрми,
Үпкәлим, дип яный ул.
Нинди юллар табарсың соң
Аның күңел түренә ?
Йөрәген бер яулап алсаң,
Эх, егет, син сүрелмә!
Кушымта:
Үзе сылу, үзе шаян,
Уңган, уттай ул кызу.
Йөрәгеңне яулап алды
Бер чибәр татар кызы.
Бары бер килә гомер
Исәнлек – ул зур байлык, дип
Юкка әйтмәгән халык.
Дару табып була чиргә,
Гомерне булмый табып.
Кушымта:
Зарланмагыз, хурланмагыз,
Бер ни мәңгелек түгел.
Төзәтегез хаталарны,
Бер генә килә гомер.
Көнләшмәгез кешеләрдән,
Аның хәлен кем белгән.
Бәлки аның яшьләре дә
Синнән күбрәк түгелгән.
Бүгенгесен хурламагыз,
Якты булсын киләчәк.
Зарланырлык булмасын тик
Безнең алда күрәчәк.
Бармы син дөньяда?
Онытулар сине мөмкин булмас,
Айлар үтсә, еллар үтсә дә.
Әйткән, имеш, кемдер, агым сулар
Сагышларны алып китәләр.
Бу юлы да ташкыннар онытты
Минем сагышларны алырга.
Кала тагы җәен көя-яна,
Көз саргаеп, кышка калырга.
Син туласы күңелем, ни гаҗәптер,
Син юклыктан тулып елата.
Сагыш күлләрендә йөзә-йөзә,
Кич була да, тагы таң ата.
Бар тормышым тулы бәллүр бокал,
Синсез ишетелми тик чыңы.
Бармы соң доньяда “Син” дигәнем-
Мәхәббәтнең иң саф, иң чыны?
Бер алманың ике яртысы
Йөрәк тибешләрең кабатлана
Йөрешендә минем канымның.
Синең өчен кирәк булса әгәр,
Әзермен бирергә җанымны.
Кушымта:
Бер алманың ике яртысы без,
Бер язмышны уртак бүлгәнбез.
Мин синеке, син минеке булып
Яшәр өчен җиргә килгәнбез.
Синнән башка ничек яшәгәнмен
Күз алдыма китерә алмыймын.
Бәхетемнең нинди зур икәнен
Әле булса аңлый алмыймын.
Минең бәхет тора синнән, җаным,
Синең бәхет минем кулымда.
Саклыйк күңелнең саф хисләрен
Тормышның катмарлы юлында.
Бәхет алмам
Мин эзләдем сине еллар аша,
Меңнәр арасыннан эзләдем.
Сине табарыма, бәхет алмам,
Өметемне һич тә өзмәдем.
Кушымта:
Йөрәгемнең уртасында,
Бәхет алмам син икән.
Син булганда яннарымда
Иң бәхетле мин икән.
Мин эзләдем синең күзләреңне
Йолдызлары янган күкләрдән.
Сине эзләп күпме диңгез кичтем,
Юл калмады минем үтмәгән.
Эзләп таптым бәхет алмасын мин,
Өзеп алдым аны сак кына.
Кулларымда гына йөретермен,
Һич бирмәмен сине ятларга.
Бәхетемә төшкән өлешем
Кайтып киләм йортыбызга,
Тартып торган нуры бар.
Анда гына яңгыраган
Тик без белгән җыры бар.
Син – тормышым кояшы,